Онытырга хакыбыз юк!
Җыр өйрәтте безне хөр яшәргә…
Татарстанның халык артисты Илсур Сафинның Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап филармониянең концертлар залында «Ветераннар, без сезнең алда баш иябез!» дип аталган концерт программасын карагач, күңелгә үзеннән-үзе әнә шул юллар килде.
Залда — сугышның бар афәтен үз җилкәләрендә күтәргән, күкрәкләренә орден-медальләрен тагып килгән чал чәчле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларда булучылар. Ә күзләрендә яшь… «Солдатлар», «Сине көтәм», «Герман көе», «В землянке», «Журавли», «Темная ночь», «Катюша», «День Победы»… Күрәсең, бу җырларны алар инде тыныч кына тыңлый да алмый торгандыр. Чып-чын каһарман җырлардан гына торган зур концерт булды ул. Татарстанның халык артисты Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендәге «Сәйдәш» бию театры куйган «Сугышка озату», «Привал», «Берлиннан кайту» кебек хореографик композицияләр дә ветераннарны яшьлекләренә кайтаргандыр. Тамашачы ТРның халык артистлары Резедә Галимова, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, «Татар моңы» Халыкара җыр фестивале лауреатлары Ирек Фатыйхов, Алинә Галиеваларны да алкышларга күмде.
Концерттан соң Илсур әфәндедән әлеге проект һәм шәхсән аларның гаиләсенең сугышка нинди мөнәсәбәте булуы белән кызыксындым.
— Ветераннар өчен каһарман җырлардан гына торган концерт оештыру уе күптән туган иде. һәм без аны Дәүләт Советы депутаты Мария Александровна Коршунованың турыдантуры ярдәме белән башкарып та чыктык. Еллар үткән саен, арабыздагы сугыш ветераннары күзгә күренеп кими бара. Аларга тирән рәхмәтебезне әйтергә. Ихлас хөрмәтебезне күрсәтергә өлгерсәк иде. Гомумән алганда, сугыш афәте кагылмаган гаилә юктыр. Минем бабам Сәмит тә, әтием Карибулла да, аның бертуган абыйсы Габдулла да булган яу кырында. Әткәй Белоруссия фронтында сугышкан. 4 ел буе шофер булган. Сугыш хатирәләре, машина көп чәкләренең ничек итеп канга батып йөрүе хакында бик тетрәнеп сөйли торган иде ул. Әнием Галимә дә аз татымаган сугыш михнәтләрен. Ул Мәскәү ягында траншеяләр казуда катнашкан. Әткәй белән әнкәй 52 ел тату гомер итеп, 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Әгәр дә исән булсалар, бүген, һичшиксез, концертыма алып килеп, бик зурлап кадер-хөрмәт күрсәткән булыр идем. 2 ел элек бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Шулай да бүген аларның да рухлары шаттыр, — диде ул.
Әйе, үткән сугышның бәһасе, ветераннар турында онытырга хакыбыз юк.
Картаймагыз эле,ветераннар,
Сезгә тиеш әле бик куп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
— ди бит шагыйрь дә.
Концерттан соң кунаклар, бөтенесе бер булып, фойеда мул итеп әзерләнгән фүршетка үтте.
Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан 06.05.2010
Расиха ФӘИЗОВА