15 лет на сцене
Университетта II курста укыганда «Мәдәни багланышлар» фәненнән укытучыбыз аның белән очрашу кичәсенә алып барган иде. Шул чактан ук Илсур Сафин моңлы тавышлы, кыю, профессиональ җырчы булып күңелемә кереп калды. Кызганыч, аның иҗаты белән күпләр таныш түгел. Ни өчендер тамашачы, аеруча яшьләр эстрада җырларын гына тыңлауны өстен күрә. Романс-арияләргә әллә ни исләре китми.
«УНИКС» концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Илсур Сафинның «15 ел сәхнәдә» дип исемләнгән концерты узды. Моңа кадәр аның чыгышларын «Пирамида» да күрергә була иде. Соңгы концертларының берсендә, чакыру билетына мөһер сугылмаган дип, артистның кул тамгасы булса да, затлы кунакларны залга үткәрмәгәннәр. «Тоткарлык чираты» барлыкка килгән. Илсур Сафин әлеге уңайсызлык өчен кәефе киткән тамашачыдан гафу үтенгән һәм бөтен нәрсәне дә акчага гына кайтарып калуга өстенлек бирүче кыйммәтле, зиннәтле «Пирамида» мәдәникүңел ачу үзәгеннән читләшкән. «УНИКС» ишекләрен ачып кергән.
Илдар Кыямов белән җырчының хәләл җефете Ләлә ханым тамашаны ике телдә алып барды. Илсур Сафин үзе дә, телләрне бутап сөйләү уңай күренеш дип бәяләмәсә дә, төрле милләт тамашачысы килгәнгә, татарча һәм русча сөйләде. Итальянча җырлар башкарды.
«Сәйдәш» төркеме, «Экс-клюзив» шоу балеты биюләре артистның чыгышына җанлылык өстәде. Күп җырлар эчтәлегенә бәйле рәвештә сәхнәләштерелгән иде.
Быелгы җыр бәйрәмендә, узган еллардан аермалы буларак, «Йолдызлык» фестивале лауреатлары да чыгыш ясады. Илсур яшьләрне -Ирида Хөсәенова, Гүзәл Хәмидуллина һәм иң кечкенә «Йолдызчык» Аида Сәләхованы сәхнәгә чыгарды. Кызлар үзләренә генә хас моңлы тавышлары, үзенчәлекле җырлары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары белән тамашачы күңелен яулады.
Җырчының концертына дуслары, иҗатына гашыйк кешеләр, Апастан авылдашлары, туганнары, хәтта Мари Республикасыннан да килгәннәр иде.
«Илсурның тавышына гашыйкмын. Мондый „баритон“ анда гына. Аны Казанның 1000 еллыгында җырлатырга кирәк», — диде Зинаида Дементьева.
КДУда белем бирүче, борынгы дөнья тарихы һәм урта гасырлар кафедрасы доценты Мәхәббәт Юнысова: «Еш кына студентларны „Сәйдәш“ музеена аның белән очрашуга алып бара идем. Мин Илсурны эстон җырчысы Георг Отц белән тиңлим. Илсур Сафинның стиленә халыкның күбесе әле төшенә алмый, кызганыч», — дип фикерен белдерде.
Вакыт уза, ә Илсур Сафин гел шул ук: халыкчан, көчле, ягымлы, моңлы тавыш — «бәрхет» баритон, төз гәүдә, үзенчәлекле…
Эльвира МОЗАФФАР.
Шәһри Казан, № 206 (3453) 27 октябрь, 2004 ел