Җырларымда - уйларым
КОНЦЕРТТАН СОҢ
Октябрь аенда УНИКС концерт залында Татарстанның халык артисты Илсур Сафинның кон-церты булды. Башкалардан нык аерыла иде ул. Беренчедән, концерт ике телдә барды. Җырлар экранда күрсәтелгән концертларыннан өзекләр белән үрелде. Концертны алып баручыларның берсе Алмаз Хәмзин булу да очраклы түгел.
Чөнки ул, 1980 нче еллар башында Вафирэ Гыйззэтуллина белән Апас якларына концертлар куярга килгәндә, Илсурга хәер-фатыйха биргән кешеләрнең берсе була. Концерттан соң сәхнә артына күтәрелгән егет: «Вафирэ апа, тавышымны тыңламассызмы, мин нәрсәгә дә булса ярыйммы икән?» — дип сүз ката. Аның көчле тавышыннан сүзсез калган ике кеше, ымнар ярдәмендә генә аңлашып, егеткә консерваториягә керергә киңәш биреп китәләр. Менә шуннан соң консерваторияне тәмамлап, кабатланмас тавышы белән халык мәхәббәтен яулаган Илсур Сафин белән концерттан соң гәпләшеп алдык.
- Илсур әфәнде, ни өчен концертны ике телдә алып барырга булдыгыз? Теләгән кеше русча концертка аерым, татарчасына аерым бара ала бит.
- Сорауга урабрак җавап бирим әле. Мин 1997 елда Салих Сәйдәшев исемеңдәге Зур концерт залында татар халык уен кораллары оркестры белән ике телдә концерт куйгаң идем. Тәҗрибәле кеше, профессиональ җырчы буларак шуны әйтә алам: төрле милләт җырларын башкарудан җырчының эчке дөнья сы байый гына. Әткәй-әнкәй – Апас районы Югары Балтай авылы кешеләре. Бишектән туган телем көйләрен тыңлап үстем. Урта мәктәпне татарча тәмамладым. Татарча да, русча да җырлый алам, Аллага шөкер.
- Сез — инструменталь ансамбльгә ияреп тере тавышка җырлаучы санаулы җырчыла-рыбызның берсе. Халык алдында тавышка хилафлык килер яки бетеп китәр дип уйламыйсызмы?
Ә бит, чыннан да, тавыш беткән чак булды. 2000 елда, Салих Сәйдәшевнең йөз еллыгына багышланган зур концерт оештырган идек. Концертка өч көн кала тавыш бетте. Бөтен даруханәләргә шалтыратып чыктык. Ахыр чиктә бер орлык тәкъдим иттеләр. Аның тәэсире шулкадәр яхшы булды ки, мин аны һәр концерт алдыннан кабул
итәм,
- Нинди орлык икән ул? Серегезне белик әле.
- Ул әнис орлыгы. Әйтсәм әйтим инде, шул орлыкны 15 минут кайнатырга, сөзгәннән соң бер аш кашыгы бал белән коньяк салырга кирәк. Чирсырхауларны да, эмоциональ талчыгуларны да юып алгандай итә.
— Ә шулай да күкрәктән чыккан көчле тавышыгыз кайларда чыныккан икән?
- Мин татар халкына Сара Са-дыйкованы, Шәүкәт Галиевне, Фәхри Насретдиновны биргән
.Апае төбәгеннән. Безнең якта бик матур чишмә бар. Ходай биргән тавышым шул чишмә суларын эчеп чыныккандыр, күрәсең. Талантлы авыл егете тырыш та була әле. Концертта чыгыш ясаган студентларым да авыл егетләре.
- Алар бик бәхетледер инде. Укыган чорларында ук сәхнәгә чыгарга мөмкинлекләре бар бит.
Алай ук димәс идем. Мин бик таләпчән бит. Зур сәхнәләргә чыгар өчен талант кына җитми, хезмәт тә кирәк. Әле менә сезнең янга килгәнче дүртенче курс студентлары белән дәрес үткәрдем. Җыр текстларын белмиләр. Үзең тырышмасаң, булмый инде ул. Шуңа күрә азрак тиргәп тә алам, кирәк булганда башларыннан да сыйпыйм. Ә аеруча тырышларын Казан сәхнәсенә дә, 15 ноябрьдә -Түбән Кама, 20 ноябрьдә — Әлмәт, 27сендә Лениногорск сәхнәләренә дә алып чыгам. Хезмәтләренә күрә гонорарын да түлим. Марат Фәй-рушинга, Айдар Әгъләмовка, Ләйсән Мөхәммәтҗановага зур өметләр баглыйм.
- Концерт «Юлларымда -җырларым…» дип тикмәгә генә аталмаган бугай. Юлдан кайтып кергәнегез дә юк сыман.
- Елына башкалада — ике, районнарда 5-6 концерт куярга тырышам. Ник дигәндә, минем кулда 18 бала язмышы. Миңа аларны әти-әнисе ышанып тапшырды. Укып, теориягә төшенсәләр, сәхнәдә чыныгу алалар бит. Аннан соң минем өчен концертлар — татар музыкасын пропагандалау да. Концертларымда татар халык җырлары, классик композиторлар әсәрләре һәрвакыт булачак. Татар халкы җырларын Франциядә дә җырлаганым бар. Анда француз тамашачысы чыгыштан соң: «Афәрин!» — дип алкышлады. Җыр берничек тә хобби була алмый, ипием ул минем.
Әлеге концерт Илсур Сафин өчен үзенә күрә имтихан да булды. Чөнки ул яраткан җырчыбызга Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исем бирелү уңаеннан оештырылган иде. Алмаз Хәмзин әйтүенчә, сөйләшеп алган дип уйламагыз, бу — җырлап алынган исем, җәмәгать. Халык концерттан шуңа инанып, канәгать булып таралды.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан, 29 октябрь, 2008 ел, № 227 (25916)