Тамашачымнан аерма мине
Татар эстрадасында репертуарын чит ил классикасы белән баеткан җырчылар күп түгел. Илсур САФИН — шундыйларның берсе. Җырчының мондый иҗади табышларга ничек ирешүе турында күбрәк беләсебез килеп, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Сезнең репертуарда рус, итальян телендәге җырлар да бар. Концертларыгызны ике телдә дә алып барасыз. Татар тамашачысын югалтырмын дип уйламыйсызмы?
- Ничек инде югалтырга? Мин бик теләп җырлыйм ул әсәрләрне. Татар тамашачысы тыңласын, үзенең эчке культурасын арттырсын. Күп телләрдә җырлаган саен аның эчке дөньясы байый гына. Хәзер бит җырчылар да күбәйде. Күбесенең тавышын бер-берсеннән аерып та булмый. Ә шәхесләр азая бара. Без Илһам абыйны, Әлфия апа, Ринат Ибраһимов, Рәшит Ваһаповны тыңлап үстек. Хәзер бөтенесе бер төсле. Киемнәре дә, үзләре дә бик матурлар. Концерттан чыгасың, бер җырчы да хәтердә калмый.
- Тамашачы күңелендә истә калуның төп сере нәрсәдә икән?
- Хикмәт җырчының эчке дөньясына, эчке культурасына бәйле. Яшьләр укымыйлар хәзер. Бернинди әдәби китап та алып карамаучылар бар. Компьютер, Интернет, телефоннар белән мавыгу китте. Аларның күбесе дәрестә телефоннар белән уйнап утыра. Яшь чакта укыганнар зыянга булмый. Укып кына кеше шәхес була ала.
- Телевидение экраннары аша сезнең, төрле һөнәрләр башкарып, Казан каласына мәхәббәтегезне белдергән җырыгыз күңелдә калган. Патриотик темага багышланган җырлар ни өчеН сәхнәгә күтәрелә алмый дип уйлыйсыз?
- һаман да шул тәрбия җитмәү мәсьәләсенә кагылабыз. Өйдә дә, мәктәптә дә туган илгә карата уңай караш тәрбияләү җитми. Америкада яшәүчеләр, без — америка лылар, дип әйтергә ярата. Патриотикәрбия
булырга тиеш. Ул үзенең шәһәрен, якыннарын яратсын, музейларны карап чыксын, иле өчен җан атып торсын. Дәүләт үзе дә балаларга ярдәм кулын сузарга тиеш. Ярдәмсез генә бер нәрсә дә булмый.
- Ярдәм һәм тәрбия мәсьәләсе дигәннән, сәхнәгә яхшы тавышлы яшьләрне әзерләп алып чыгуыгыз хуплауга лаек.
- Мин хәзер үзем дә мәдәният һәм сәнгать институтында укытам. Татар балаларын зур сәхнәләргә алып чыгасым килә. Аларны күреп алып, вакытында яхшы юлга җибәрү, тәрбияләү буенча күп эшләргә кирәк әле.
— Өметле яшьләрдән Түбән Камадан Марат Фәйрушинны күрдек. Аның яшьтәшләре дә Илсур абыйларыннан калышмаска тырышып жырлалды…
— Бу егетләр икенче курста укыйлар. Безгә аларны укыту, өйрәтү бурычы бирелгән икән. һәрвакытта үзебезнең урынны белергә тиешбез. Яшьләрне дөрес юлдан җибәрергә кирәк. Ни өчен мин беренче бүлеккә Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимованы һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевне чакырдым? Күрсеннәр, дидем. Концертта, игътибар итсәгез, яшьләр күп иде. Беренче бүлек ул җитди бүлек булды. Ә икенче өлеш чиста эстрада жанрында барды.
-Беренче өлештә сез саллы җырларны башкардыгыз…
- Без арабыздан киткән шәхесләрне аз искә алабыз. Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйковалар… Без-нен нинди шәхесләребез булганлыгын алар тудырган моңнар аша аңлатырга кирәк. Яраткан композиторым — Рөстәм Яхин. Мин аны һәрвакыт җылы хисләр белән искә алам. Кызганыч, алар турында да аз сөйлибез шул. Аннан бер шәхесне тотып алабыз да гел шуның хакында гына сөйли башлыйбыз. Хәзер фестиваль бара. Безнең бит андый җырчыларыбыз бик күп. Хәйдәр Бигичев гаҗәеп көчле җырчы. Аларның берсен дә онытмаска тиешбез. Яшьләргә нинди җырлар барлыгын, сәнгать дөньясындагы шәхесләрнең үзенчәлекләрен өйрәтергә тырышабыз. Безнең кафедрада күп кенә җырчы-композиторларның рәсемнәре эленеп тора. Студентлар кемнең җырчы, кемнең композитор икәнен белеп, аларны танып үсәргә тиешләр.
- Җырларыгыз «Сәйдәш» бию коллективы чыгышы белән үрелеп барды.
- Әйе, аның җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Таһир Латифуллин. Без аның белән 2001 елдан бирле эшлибез, бик күп концертлар куелды. «Каршы алыгыз, маэстро», «Казан — минем язмышым», хатын-кызларга багышланган концерт программалары, һәрвакытта җентекләп репертуарны карыйбыз. Бер концерт икенчесенә охшарга тиеш түгел. Быел Казанда гына да унсигезенче концертыбызны куйдык. Узган ел «Сәйдәш“ бию ансамбле белән Франциядә булып кайттык.
- Репертуарыгыздагы “Әдрән диңгез» җыры сезнең характерыгызга бик тә туры килә кебек…
- Ижат кешесендә характер булырга тиеш. Кайчакта ул мина ярдәм итә, ә кайчакта комачаулый да. Кеше белән аралашканда син үзеңнен эмоцияңне тота белергә тиеш
сең. Сәхнәдә дә ул шулай. Үзебезнең марка ны төшермәскә тырышабыз. Соңгы җырда
халык торып басты һәм чыкмый. Артист өчен бу бик зур бәхет инде. Ходаем безне әнә шул
тамашачылардан аермасын.
Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан, 14 ноябрь, 2006 ел, № 234-235 (25393-25394)