Шәкерт җырлый, остаз алкышлый
Салих Сәйдәшев исемендәге җыр бәйгесе лауреаты Илсур Сафин алып баручылар — Россиянең атказанган артисты Светлана Захарова белән Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров янәшәсендә.
Алып баручы: “Әлеге залда җырчы Илсур Сафинның остазы Әлфия Заһидуллина да бар», — дигәч тамашачылар дәррәү килеп кул чаптылар. Ә шәкерт үзе исә опера театрында ун ел мәйдан тоткан, аннары консерваториядә укыта башлаган класс җитәкчесе Әлфия ханым Заһидуллина каршына килеп, рәхмәтен белдереп башын иде, чәчкә бүләк итте.
Алар икесе дә нинди бәхетле! Ни дисәң дә, остаз белән шәкерт 9 апрель кичендә зиннәтле Зур концерт залында очраштылар бит. Монда шәкерт сәхнәне өч сәгать буе үз кулында тотып җырлады, ә остаз укучысының шушындый зур биеклеккә күтәрелүенә шатланып тамашачы булып кул чапты.
Чынлап та моңарчы фонограмма тавышына кушылып авызын гына кыймылдатып торучы артистлардан тәмам ялыккан тыңлаучы бу көнне башкаручының үз тавышын ишетеп кинәнде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы Илсур Сафин өстәвенә җырларның да шырдый-бырдыйларын гына түгел, ә А.Шутиков дирижерлык иткән оркестрга кушылып, аксакал шәхесләр Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, Р.Гобәй-дуллинның классик әсәрләрен, рус романсларын башкарды. Халыкка җитди көйләрне тыңлата алуы белән сәнгатебез, үсешен үстерүгә өлешен кертте. Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина янәшәсенә басып, икәүләшеп дуэт башкарып, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте.
Иң мөһиме, Апае районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәмие Ногманов җитәкчелегендә Казанга килгән якташлары Югары Балтай авылы егетенең сәнгатьнең нинди биеклегендә торуын күреп, белеп киттеләр. Татарстанның Казагыстандагы вәкаләтле вәкиле профессор Мурат Кәримов әйткәнчә, Латыйф Хәмиди кебек күренекле композиторлар биргән Тау ягында профессиональлекнең югары баскычында торучы, баритон тавышлы Илсур Сафинның булуы үзе бер горурлык ул.